Куркынычсызлык әлифбасы

2022 елның 11 марты, җомга

«10» март көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык әлифбасы» исеме астында викториналы уеннар үткәрелде. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Назыйф кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы катнашты. Юллардагы транспорт елдан-ел арта бара. Транспорт туганнары белән очрашуны тизләтә, мәктәпкә, эшкә вакытында илтә. Тик кеше гомере өчен куркыныч тудырган мизгелләр дә була. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар кагыйдәләрне яхшырак истә калдырсын өчен, аларны уеннар ярдәмендә оештыру яхшырак. Балалар зур кызыксыну белән кунакларны тыңладылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар кунаклардан матур һәм кирәкле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International