Сабантуйга бүләкләр җыю — - татар халкында Сабантуй алдыннан үткәрелә торган традицион милли йола. Әби - бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, 30 май көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Алар авыл урамнары буйлап йөреп чыктылар. Халык үз бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын алып чыкты. Җылы сүзләр, уңыш елы, тыныч күк йөзе теләкләре яңгырады. Һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәт белдерделәр, Сабантуйга чакырдылар.