1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп авылыбызның балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар

2026 елның 2 июне, сишәмбе

1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп авылыбызның балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Алып баручылар бик матур күңелле программа әзерләделәр. Программа бай һәм мавыктыргыч булды: дәртле биюләр, интеллектуаль табышмаклар, актив конкурслар — һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Сабын куыклары белән уеннар аеруча популяр булды: балалар ялтырап торган шарларны шатланып тоттылар . Бәйрәм шатлык һәм дуслык атмосферасында узды, балаларга яхшы кәеф һәм якты истәлекләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International