«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты»нда «Шәфкать» бүлегендә «Язгы кәеф» тәрәзәләр бизәү чарасы

2022 елның 11 марты, җомга

2022 нче елның 7 нче мартында "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат – йорты»нда тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы 8 нче март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме кысаларында тәрәзәләр бизәү буенча  «Язгы кәеф» дигән иҗади дәрес үткәрде.

Чара: Беренче яз чәчәкләре турында сынамышларны баету һәм кул моторикасын ныгыту, балаларда иҗади карашны үстерү.

Яз-бик әйбәт ел фасылы. Бу табигатьнең уянуы, чәчәкләрнең һәм үләннәрнең үсү вакыты. Язгы кәеф – бәйрәмгә багышланган иҗади дәрес. Дәрестә тәрбияче бәйрәм тарихы, аның традицияләре турында сөйләде. Яз билгеләре һәм язгы чәчәкләр белән таныштырды. Балалар тәрбияче белән бергә язгы чәчәкләрне төсле кәгазьдән кистеләр һәм аларны тәрәзәләргә ябыштырдылар, шулай ук язгы кәеф рәсемнәр ясадылар. Балалар шат һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International