Нардлар буенча балалар - яшүсмерләр турнирының рәсми ярышлары

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Пятигорскта нардлар буенча балалар - яшүсмерләр турнирының рәсми ярышлары тәмамланды. Безнең спортсменнар өчен бу быел Бөтенроссия турнирына икенче тапкыр чыгу булды һәм без бу чыгышның Суздальдагыга караганда да уңышлырак булуына сөенәбез!

Уртак копилкада безнең 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медале бар!

Мөхәммәтова Сафия-бронза медаль озын һәм көмеш  медаль кыска блицларда.
Кәримуллина Сафия - алтын медаль озын, көмеш медаль озын-блиц, 
Кәримуллина Камилла - алтын  медаль кыска-блиц.
Камалдинов Айдар - бронза медаль озын, көмеш  медаль кыска-блиц .
Фазылов Илназ-алтын медаль озын-блиц, алтын медаль кыска-блиц, бронза медаль кыскаларында!
Галимуллин Данияр - көмеш медаль озын блицларда. 

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International