90 яшьлек юбилей

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 10 март көнендә Яңа Мичән  авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., «Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.

Миннебаева Мөсәвәрә Төхбәтулла кызы 1932 елның 10 мартында Яңа Мичән авылының Төхвәтулла һәм Сәүдә гаиләсендә уртанчы бала булып туган.Ул Яңа Мичән мәктәбендә 7А сыйныфында  укыган. Ул вакытта укулар бик кыен булган,чөнки өй эшләрен эшләргә - кәгазь, китаплар салырга - сумкалар, каралама да булмаган, язганда, каләм белән язганнар. Мәктәптә балалар күп була, алар укыганда А яки Б классларында укыганнар. 
         Колхозда һәм бригадта эшләгән. Авыр тормыштан  Кемеровский якларына чыгып китәләр һәм, өч ел торып кайткач, яңадан колхозда эшләгән.

1957 елда Нурмыйга кияүгә чыккан. Аларның 4 балалары туа:

 Улы-Сәфәргали 1960 елгы,бугенгесе көндә үзенең гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.

Улы-Фирдинад 1960 елгы, 2005 елда вафат була.

 Кызы Фирәүзә 1963 елгы, бугенгесе көндә үзенең гаиләсе белән Йошкар-ола шәһәрендә яши. 

Кызы-Фирсинә 1966 елгы, бүгенгесе көндә Яңа Мичән авылында яши.
Сугыш еллары бик авыр булган. Хәзер аның шул вакытларны исенә дә төшерәсе килми, чөнки әтисе сугышка барган һәм ул үзе генә әнисе белән калган.
        Бүгенге көндә Яңа Мичән авылында  кызы  Фирсинә тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Балаларына, оныкларына хәер-догаларын теләп, Аллахка шөкер итеп яши.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International