"Өч аю" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша.

2022 елның 11 марты, җомга

9 март көнне Сулә авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Пушкин картасы буенча "Өч аю" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырдылар.

Әкият-балалар өчен искиткеч һәм гаҗәеп ачышлар дөньясы. Барлык балалар да әкиятләр ярата һәм аларга ышаналар. Әкиятләр нәни укучыларны игелекле, гадел, кайгыртучан һәм дустанә булырга өйрәтә, яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә, диләр бит.Мәдәният хезмәткәрләре рольгә, хәрәкәтләргә һәм интонациягә керергә тырышып, үз геройларының холкын тамашачыга тапшырдылар.

Балалар әкият карадылар, сюжет артыннан өзелми генә күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International