"Игенче"ҖЧҖдә техник карау

2022 елның 11 марты, җомга

     2022 елның 11 мартында "Игенче" ҖЧҖендә тракторларга , тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль  районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар  һәм башкалар тикшерелде . Механизаторларда тиешле категория булу-булмавы, үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

80 берәмлектән торган техника техник карауны уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International