Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 103 кеше катнашты. Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уенга Шүрәле дә килеп, катыктан акча табып китте.
Ә тәңкәне финансистлар таяк белән дә, баш белән чумдырып та эзләттеләр. Уенның һәр ике төре дә янәшә, бер үк вакытта барды. Таяк белән эзләү өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү өлешендә җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде. Һәр ике төрдә дә 4 нче урын ияләренә яңа гына табадан төшкән Габдулла Тукай китаплары бүләк ителде.
Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.