ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

12 март көнне Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс – бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде.

Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие

«Тургай»  приютында  «Тәмле ризыклар» түгәрәгендә балалар бик яратып шөгыльләнәләр.Түгәрәкне тәрбияче Гильфанова Миләүшә җитәкли. Алар түгәрәктә төрле тәмле-тәмле ризыклар пешерергә өйрәнәләр.

 

Тэги: осз

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

14 март сәгать 6 дан 11 сәгатькә кадәр.

 2022 елның 14 мартында, көннең беренче яртысында, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


13
март, 2022 ел
якшәмбе

«Алтын лира» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Иске Икшермә авыл җирлегенең хезмәт коллективлары арасында волейбол буенча турнир узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

  9 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  “Ак калфак”  хатын – кызлар клубы әгъзалары өчен  “Хатын - кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл янында чара үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

12
март, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 13 марты сәгать 00дан 08 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25.-27˚. градуска кадәр төшүе көтелә.

 

Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары өчен (ук. Шәкүрова М.Ш.) язучы Г.Ибраһимовның 135 ел тулу уңаеннан тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип аталган интелллектуаль уен үткәрелде. Уен: “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” , “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чараның икенче өлешендә "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

Февральдә арткан пенсияне гыйнвар өчен тиешле өстәмә түләүләр тулыландырды

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International