ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 15 нче мартында МБУ "Спорт комплексы" нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.

Иләбәр балалар баксасында, зурлар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча мероприятие үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре тирәнтен аңлатылды, җәмгыять транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ныгытылды; балаларның игътибарлылыгы,мөстәкыйль эзләнүләре, иҗади сәләтләре үстерелде

Тэги: Мәгариф идарәсе

    15 март көнне « Игенче " ҖЧҖендә 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс узды. Анда «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-методик эш буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Р. Нигъмәтҗанов , ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның ИТО бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече    И .Ф. Шәрәфиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече А. Ф. Мамедов, бүлек башлыгы-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И. Н. Ибраһимов , ТР  Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Игенче “ ҖЧҖнең җитәкчесе А.З.Зарипов Һәм хуҗалык  белгечләре катнашты. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук үсемлекчелек буенча чаралар үтәлеше бәяләнде.

Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Сезне Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Стратегик проектлар департаменты тарафыннан «ышанычлы партнер – экология» IV Бөтенроссия табигатьне саклау практикалары конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү турында хәбәр итә.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

2012 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба филиалы консультация үзәге белгечләре тарафыннан кулланучылар өчен 2012 елның 14 мартыннан 25 мартына кадәр «Кайнар линия» оештырылачак.

2022 нче елның 14 нче мартында 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Чемпионатының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында һәм шәхси эшмәкәрләр арасында чираттагы уеннары узачак.

Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында бу атнада эшчәнлекләр  “Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан” темасына багышланды. Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар  кошлар турында сөйләштеләр. “Кошлар кайтты”, “Килегез,кил,кошкайлар” уеннарын кызыксынып уйнадылар.Соңыннан кроссворд чиштеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Гумерова Гөлҗиһан Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н.  исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2022 елның 3 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International