"Игенче" ҖЧҖендә 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс узды.

2022 елның 15 марты, сишәмбе

    15 март көнне « Игенче " ҖЧҖендә 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс узды.Анда «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-методик эш буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Р. Нигъмәтҗанов , ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның ИТО бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече    И .Ф. Шәрәфиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече А. Ф. Мамедов, бүлек башлыгы-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И. Н. Ибраһимов , ТР  Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Игенче “ ҖЧҖнең җитәкчесе А.З.Зарипов Һәм хуҗалык  белгечләре катнашты. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук үсемлекчелек буенча чаралар үтәлеше бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International