Явлаштау урта мәктәбе каршында оештырылган мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен кызыклы спорт чарасы – «Күңелле эстафета» уздырылды. Чараның төп максаты – балаларның йөгереклелеген, җитезлеген, күзәтүчәнлеген һәм командада эшли белү сәләтләрен үстерү иде. Эстафетаның программасы төрле кызыклы уеннардан төзелде .Балалар бер-берсенә ярдәм итеп, чын күңелдән ярыштылар. Һәр катнашучы бүләкләр һәм татлы призлар алды.
«Күңелле эстафета» балаларның күңел күтәренкелеген, спортка кызыксынуын тагын да арттырды. Лагерь дәвамында мондый файдалы һәм мавыктыргыч чаралар оештыру дәвам итәчәк.