ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Район балалар китапханәсендә 30 март көнне Саба гимназиясенең 3А, 3В, 3Г һәм “Сәләтле балалар мәктәбе”нең 2,3 нче сыйныф укучылары өчен экология темасына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 4 өлештән торды: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак”, “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык”. Укучылар  әлеге чарада актив катнашып, үзләренә кызыклы яңа мәгълүматлар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлашып, язгы каникуллар да җитте. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан, Саба район балалар китапханәсендә  төрледән- төрле чаралар узачак. 28 март көнне ​ Саба гимназиясенең һәм "Сәләтле балалар мәктәбе" нең 1 сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча оештырылды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Уен 5 өлештән: “Туган ягым Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары”, “Серле сандык” һәм онлайн-сәхифә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың “Китаплы кич” китабы белән таныштырудан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

12
март, 2022 ел
шимбә

Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары өчен (ук. Шәкүрова М.Ш.) язучы Г.Ибраһимовның 135 ел тулу уңаеннан тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип аталган интелллектуаль уен үткәрелде. Уен: “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” , “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чараның икенче өлешендә "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

25
февраль, 2022 ел
җомга

25 февраль көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Сиренә Вәсил кызы Гатиятованың “Гомерем келәме” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр, шагыйрәнең дуслары һәм авылдашлары чакырылган иде.
Сиренә Гатиятова Саба районы Тимершык авылында туып, бүгенге көндә Теләче районында яшәп иҗат итә. Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы шагыйрәгә иҗади уңышлар теләде. Шулай ук туган авылы Тимершыктан килгән авылдашларына да сүз бирелде.  “Мишә дулкыннары” язучылары да Сиренә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар.Кичә барышында  китапханәчеләр тарафыннан шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, иҗатына карата сораулар бирелде. 
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

31
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 31август, җәйнең  соңгы көнендә, Юлбат авылы җирлегендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре ,  Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
    Чара кунакларны татлы чәк-чәк, һәм “чәк-чәк” биюе белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Сабантуй” чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә авылыбызның үз төбәге тарихын өйрәнүче Ильдар абый Сафин Юлбат авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр ,хикәяләр иҗат итүче Рөстәм абый Зарипов  иҗаты белән таныштылар. Һәм ул үзе иҗат иткән, туган авылына багышланган җырын җырлады. Китапханәче авылыбызның чишмәләре тарихы  һәм исемнәре белән  таныштырып үтте. Авылыбызның  чишмәләреннән су алынып, күргәзмә куелды һәм шунда ук татып карап була иде. Икенче өлешендә халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча Сабантуйга “Бирнә җыю”, “Мунча миллеге әзерләү”, “Бәби ашы китерү” йоласын күрсәттек. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”,  “Биш парлы”, һәм башка милли уеннар оештырылды.Чара “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаләре җырлары белән үрелеп барды.  Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Бигәнәй авылыннан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак , кайнар пылау,торт, мичтә пешкән гөбәдия һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының читарттагы тукталышы 31 август көнне Туктар авылында “Җамалый” чишмәсе буенда уздырылды. Авыл халкы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре су буенда кер юу күренешен күрсәттеләр. Шулай ук авыл халкының бик тә яратып уйнала торган “Сөлге уены” һәм “Калфагым” уеннары күрсәтелде. Туктар авылында туып үскән шагыйрә, композитор һәм  Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами иҗатына багышланган “Җанымнан моң агыла” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бәйрәмгә шагыйрә үзе дә кайтты, җырларын җырлады. Килгән кунаклар белән бергәләп  “Назалы”, “Капкалы” уеннары уйналды. Саба районы экологы Билалов Ришат чыгыш ясады. Соңыннан Үзәкләшетрелгән китапханәләр систепмасы директоры Билалова Л.Р. чыгыш ясаганнан соң “Каз-каш” елгасыннан алынган су Юлбат китапханәчесе Хәмитова Нәсфия Әнәс кызына тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
    31 август көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе  белән берлектә, “Казкаш” елгасына коючы “Пикарни” чишмәсе буенда районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм түбәндәгеләрне үз эченә алган иде: кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү,  Равия Ахметшина  авыл тарихын сөйләп чыгыш ясады, китапханәче Рәкыйпова Ләйсән чишмәләр белән таныштырды, шулай ук  якташ шагыйребез Зөфәр ага Шәйхетдинов  иҗатына  да тукталды, авылыбызның моңлы сандугачы Якупов Мөдәрис кунакларны "Килдебәгем" җырын җырлап сөендерде.
Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Комган агарту”,  кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”,  “Түбәтәйле”, “Йөзек салышлы”  уенын күрсәтеп үттек. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш ясап катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинасын уңышлар теләп Туктар авыл китапханәсенә тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Соңыннан барыбыз бергә истәлек фотосына төштек, катнашучылар алып килгән сыйлар белән сыйланып, коймак белән чәй эчтек.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International