“Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәме

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
    31 август көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе  белән берлектә, “Казкаш” елгасына коючы “Пикарни” чишмәсе буенда районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм түбәндәгеләрне үз эченә алган иде: кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү,  Равия Ахметшина  авыл тарихын сөйләп чыгыш ясады, китапханәче Рәкыйпова Ләйсән чишмәләр белән таныштырды, шулай ук  якташ шагыйребез Зөфәр ага Шәйхетдинов  иҗатына  да тукталды, авылыбызның моңлы сандугачы Якупов Мөдәрис кунакларны "Килдебәгем" җырын җырлап сөендерде.
Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Комган агарту”,  кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”,  “Түбәтәйле”, “Йөзек салышлы”  уенын күрсәтеп үттек. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш ясап катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинасын уңышлар теләп Туктар авыл китапханәсенә тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Соңыннан барыбыз бергә истәлек фотосына төштек, катнашучылар алып килгән сыйлар белән сыйланып, коймак белән чәй эчтек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International