Игътибар, ата-аналар! 11-22 майда Татарстанда балалар ялы һәм товарлар куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» эшли

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

РФ Халык хокукларын саклау һәм кеше тормышы куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Роспотребнадзор) биременә ярашлы, республикада киң күләмле тематик консультацияләр башлана. Чара җәйге сезон башлану уңаеннан оештырыла һәм балаларның ялы вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук балалар товарларының сыйфатын контрольдә тотуга юнәлтелгән.

2026 елның 11-22 маенда белгечләр түбәндәге мәсьәләр буенча сорауларыгызга җавап бирергә әзер:

  • Балалар һәм үсмерләр өчен җәйге ялны оештыру;
  • Балалар товарларының (киемнәр, уенчыклар, аяк киеме) сыйфаты һәм куркынычсызлыгы;
  • Ял урыннарына санитар-эпидемиологик таләпләр.

Безнең район халкы түбәндәге контактлар буенча белгеч консультациясен ала ала:

  • «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 62-2-39-40
  • Электрон почта: rpn.saby@tatar.ru

Бу контакт Саба һәм Теләче районнары кешеләре өчен кулланыла. Кукмара һәм Питрәч районнары халкы өчен 8 (843) 64-2-81-08 телефоны һәм rpn.kukmor@tatar.ru почтасы эшли.

Ата-аналарны Роспотребнадзор экспертларының рәсми мәгълүматларын алу мөмкинлеге белән файдаланырга чакырабыз. Балаларыгызны саклагыз һәм алар өчен товарлар сатып алганда хәстәрлек белән сайлагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International