9 май- бердәмлек һәм хәтер көне!

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

9 майда "Саба" йөзү бассейны коллективы Җиңү парадына батырларны искә алу һәм бу бөек көнне бәйрәм итү өчен чыкты! 🕊 ️

Без тарихыбыз һәм баш өстендә тыныч күк өчен көрәшкән ир егетләребезнең батырлыгы белән горурланабыз. Бу бәйрәм безгә тормышның кадерен һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеген искә төшерсен.

Сезне чын күңелдән БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 🎆 81 еллыгы белән котлыйбыз. Бу чыннан да БӨЕК КӨН безнең ил тарихында мәңге батырлык, көчле рух  һәм халык бердәмлеге символы булып калачак. Фронтта сугышкан, тылда фидакарь хезмәт иткән һәм безгә баш өстендә тыныч күк бүләк иткәннәрне рәхмәт хисе белән искә алабыз 💥

Бүген, үткәннәргә күз салсак, без Җиңүне нинди югары бәя белән яуланганын аеруча ачык аңлыйбыз. Миллионлаган кеше гомере, җимерелгән шәһәрләр, гарип язмышлар - болар барысы да дөньяның зәгыйфьлеген һәм аны саклау кирәклеген искә төшерә. XXI гасырда яшәүче безнең өчен 9 Май - буыннар бердәмлеге һәм ветераннарга ихлас рәхмәт көне. Елдан-ел аларның саны кими бара, шуңа күрә аларның батырлыгын искә алу һәм аны буыннарга җиткерү аеруча мөһим.

Бөек Җиңү көне белән 🔥

Хөрмәт белән, "Саба- йөзү бассейны" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International