Туктар авылында тантаналы митинг

2026 елның 12 мае, сишәмбе

8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында үтте. Әлеге митингта Туктар авылы “Тамчы” балалар бакчасы коллективы, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.  Бәйрәмне авыл клубы мөдире ачып җибәрде, аннан соң бәйрәм авыл үзэшчәннәренең Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – «Сабагаз» идарәсе җитәкчесе И.И. Мөхетдинов бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук митинг барышында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International