Юлбат авылы җирлегендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген, 31август, җәйнең  соңгы көнендә, Юлбат авылы җирлегендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре ,  Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
    Чара кунакларны татлы чәк-чәк, һәм “чәк-чәк” биюе белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Сабантуй” чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә авылыбызның үз төбәге тарихын өйрәнүче Ильдар абый Сафин Юлбат авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр ,хикәяләр иҗат итүче Рөстәм абый Зарипов  иҗаты белән таныштылар. Һәм ул үзе иҗат иткән, туган авылына багышланган җырын җырлады. Китапханәче авылыбызның чишмәләре тарихы  һәм исемнәре белән  таныштырып үтте. Авылыбызның  чишмәләреннән су алынып, күргәзмә куелды һәм шунда ук татып карап була иде. Икенче өлешендә халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча Сабантуйга “Бирнә җыю”, “Мунча миллеге әзерләү”, “Бәби ашы китерү” йоласын күрсәттек. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”,  “Биш парлы”, һәм башка милли уеннар оештырылды.Чара “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаләре җырлары белән үрелеп барды.  Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Бигәнәй авылыннан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак , кайнар пылау,торт, мичтә пешкән гөбәдия һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International