Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс – бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафынан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

12 март көнне Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс – бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде. Чараның төп уенчылары – Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Илнар Галиев, Ләйсән Нәҗипова, Рузилә Ганиева, Эльвина Исмәгыйлева, Айзирә Нәҗметдинова һәм Финанс- бюджет палатасы белгече Диләрә Миникаева иделәр. Чара 3 өлештән торып, һәр өлештә халык күңеленә якын булган, ретро җырлар яңгырады. Тамашачыларга да уенчыларга кушылып җырлау өчен мөмкинлек тудырылган иде, һәр җырның тексты экранда да тәкъдим ителде. Шулай ук егет-кызларыбызның дәртле биюләре дә беркемне дә битараф калдырмады, тамашачы һәр чыгышны ихлас алкышлар белән күтәреп алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International