Макаровлар гаиләсе — «Гаилә зарницасы» бәйгесенең регион этабында катнаштылар

2026 елның 22 мае, җомга

Саба районының Иштуган авыл җирлегендә яшәүче Макаровлар гаиләсе «Гаилә аҗаганы» проектының региональ этабында катнашып, районыбыз данын яклап кайттылар.

Ярышлар программасында  автоматны сүтеп-җыю, беренче ярдәм күрсәтү һәм төрле спорт киртәләрен үтү бәйгеләре бар иде. Иҗади бәйгедә исә, Макаровлар гаиләсе, кулдан ясалган танк макетын тәкъдим иттеләр.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты. Рөстәм Нургали улы катнашучылар белән аралашты һәм барлык якташларга — Саба районы халкына зур сәламнәрен җиткерде!

Макаровлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International