Сатучылар өчен семинар үткәрелде

2026 елның 22 мае, җомга

С. Н.Хәбибуллина шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын аңлату буенча семинар үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүмат бирү; кулланучылар өчен мәгълүмат почмагын рәсмиләштерү; продуктларның яраклылык срокларын, саклауның температура режимын үтәүне катгый контрольдә тоту; сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурлыгына игътибарны юнәлттеләр.

Чара тәмамлангач, сатучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында мәгълүмат булган басма продукция тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International