9 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Ак калфак” хатын – кызлар клубы әгъзалары өчен “Хатын - кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл янында чара үткәрделәр. Китапханәгә кайткан яңа китаплар, аларны язучылар, укучылар турында әңгәмә корып, укучы күңеленә туры килердәй яңа китаплар китапханәгә күбрәк кайтсын иде дигән уртак фикердә булуларын әйттеләр.
Чарабызның икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте, клуб әгъзаларын бәйрәм белән котлап җыр, шигырь юллары яңгырады.