Саба районы Явлаштау авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2022 елның 11 марты, җомга

  Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 10 нчы мартында Саба муниципаль районы Явлаштау авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.

  Кызганычка каршы, кулланучылар базарында барлык явызларча файдалануларның күбесе кешеләрнең үз хокукларын белмәүләре һәм аларны ничек якларга икәнлеге турында мәгълүмат бирелмәве аркасында килеп чыга. Гражданнарны кабул итү барышында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар бирелде. Чарада катнашучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International