ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Ш.З. Зиннуров исемендәге  Сатыш урта мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" профилактика айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре укучылар белән «Терроризм – хәзерге дөньяның глобаль проблемасы» темасына әңгәмәләр үтә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында печән орлыгы хәзерләү бара. Көннәр коры, җылы булгач, хуҗалыкта көзге эшләр ахырына якынлаша. Печән орлыгын, механизаторларыбыз югалтуларсыз алу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Кайгырту"хәйрия фондына иганәләр җыю башлана. Акчаларны онлайн күчерергә мөмкин. Күчергәндә оешма исеменнән түләсәгез, оешманың исемен яки физик зат буларак түләсәгез, түләүченең ФИОсын күрсәтергә кирәк.


19
сентябрь, 2025 ел
җомга

19 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегенең административ бинасында Мичән авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Олыяз «Чәчкә” балалар бакчасына йөрүче балалар белән Бөтенрәсәй йөгереш көне кысаларында «Милләтләр кроссы - 2025» уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Индивидуаль торак зоналарында төзелеш кагыйдәләре (Ж1): Саба районында яшәүчеләргә нәрсәләр белергә кирәк.

Тэги: окс ОКС

18 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Кабак бәйрәмендә катнашты. Чара Байлар Сабасында үткәрелде. Хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кабактан композицияләр ясадылар. Безнең учреждение призлы урын яулады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

"Земляки Сабинского района - Саба якташлары" төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстанның иң яхшы якташлык җәмгыятьләре исемлегенә керде, аның президенты - Мәҗит Салихов! Кичә ТР муниципаль берәмлекләре Советында бүләкләү тантанасы булды.

19 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегенең административ бинасында Мишә авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды: 1. Мишә авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында. 2. Мишә авыл җирлеге башлыгын сайлау. 3. Мишә авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау. 4. Саба муниципаль районы Советына Мишә авыл җирлегеннән вәкил сайлау. 5.Мишә авыл җирлегенең даими комиссияләре турында. Яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллинны бертавыштан сайладылар. Ачык тавыш бирү юлы белән башлыкның урынбасары һәм вәкиле А.З. Сафин сайланды. яшерен тавыш бирү юлы белән бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссия төзелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

19 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Кросс – Татарстан 2025»массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты. Алар-Мишә авыл җирлеге оешмалары җитәкчеләре, укучылар,  «Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында һәм «Кояшкай» Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. «Татарстан кроссы — 2025» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балаларның һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International