Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Кайгырту"хәйрия фондына иганәләр җыю бара. Акчаларны онлайн күчерергә мөмкин. Күчергәндә оешма исеменнән түләсәгез, оешманың исемен яки физик зат буларак түләсәгез, түләүченең ФИОсын күрсәтергә кирәк.
Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2025 елның 20 сентябреннән 2025 елның 10 октябренә кадәр күчерергә мөмкин булачак, дип өстәмә хәбәр итәбез.
"Кайгырту" хәйрия фонды өлкәннәргә, ятим балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга социаль тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтә.
Килеп туган сораулар буенча 88436223980 (Гөлназ) телефоны буенча шалтыратырга.
.jpg)
(1).png)