19 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Кросс – Татарстан 2025»массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты. Алар-Мишә авыл җирлеге оешмалары җитәкчеләре, укучылар, «Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында һәм «Кояшкай» Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. «Татарстан кроссы — 2025» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балаларның һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.
Көз королевасына, матур кабакка багышланган бәйрәм бүген, 18 сентябрьдә, Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме – 2025» узды. Бәйрәм районда 22 нче тапкыр уздырыла һәм көзге сезонның визит карточкасына әверелде. Кабак бәйрәме районда ел саен югары дәрәҗәдә уза, күп кенә коллективларның ныклы әзерлеге нәтиҗәсендә. Кабак эшләнмәләре, композицияләр ел саен искиткеч, кеше фантазиясенең чиксезлеген күрсәтә.
Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бәйрәм өчен бердәм, гармонияле композиция булдыруда зур көч куйдылар. Ашамлыклардан, кабактан ясалган кызыклы һәм гадәти булмаган ризыклардан өстәл ватыла иде. Бәйрәм күңелле, дәртле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композицияле якты, оригиналь фотозонабыз мәдәният коллективлары арасында 1 урынга лаек булды. Югары нәтиҗәләргә ирешүебезгә без бик шатбыз. Хезмәтебезне югары бәяләгән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.
Ярышлар нәтиҗәсендә урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.
Белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм конкурста җиңүчеләргә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов бүләкләр тапшырдылар.
Атналык тема " Икмәк – безнең байлыгыбыз"
Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Ә күргәзмәнең кульминациясе булып, район бюджетын тәкъдим иткән 108 кг.авырлыктагы зур кабак булды. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Кабактан әзерләнгән тәмле бәлеш тә, әлбәттә, һәркемнең күңеленә хуш килде. Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 1 урынга лаек булды.
Кабакны Көз патшабикәсе дип очраклы гына атамыйлар. Бу гаҗәеп җимеш элек-электән уңыш, уңдырышлылык, кояш, тормыш, шатлык, сәламәтлек һәм озын гомер символы буларак хөрмәт ителә. Мөгаен, шуңа да Саба районында «Кабак бәйрәме» үткәрү күркәм традициягә әверелгәндер. Безнең коллектив бу матур чарада икенче ел катнаша.
Саба муниципаль районының Саба шәһәр Башкарма комитеты муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын-Саба муниципаль районының Саба шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесен биләүгә конкурс үткәрә.
Конкурсны үткәрү датасы: 17.10.2025 ел
Конкурсны үткәрү вакыты: 8.00 сәгать.
Конкурсны үткәрү урыны – Саба муниципаль районы хакимиятенең кече залы (422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т. п., г. Закиров ур., 52 й.).
Конкурста һәм конкурс документациясендә катнашуга гаризалар кабул итү датасы һәм тәмамлану вакыты: 16.10.2025 ел, 14 сәгать 00 минут.
18 сентябрьдә «Кабак бәйрәме – 2025» традицион көзге бәйрәме кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы үзләренең иҗади сәләтләрен һәм кулинар осталыкларын күрсәтте.
19 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең административ бинасында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Олы Кибәче авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында.
2. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгын сайлау.
3. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
4. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Саба муниципаль районы Советына вәкил сайлау.
5.Олы Кибәче авыл җирлегенең даими комиссияләре турында.
Депутатларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән Башкарма комитет секретаре Р.Р. Хөсәенова таныштырды. Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. бертавыштан сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән башлык урынбасары В.А. Ибушевны сайладылар. Яшерен тавыш бирү юлы белән Г. Р. Фатихованы Саба районы Советына вәкил итеп сайладылар. Соңыннан бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссияләр төзелде.