Атналык тема " Икмәк – безнең байлыгыбыз"

2025 елның 19 сентябре, җомга

Бакчабызда " Икмәк – безнең байлыгыбыз" атналыгында балаларга икмәкнең әһәмияте турында төшенчә бирелде,аның нинди зур хезмәт аша безнең өстәлгә килүе хакында белемнәре системалаштырылды. Бөртекләрне аерырга һәм исемнәрен атарга өйрәндек. Онның үзлекләре белән таныштырылды. Практик эшчәнлектә камыр басып, сушки,кабартма ясап аны пешердек.
Шушы эшләр нәтиҗәсендә игенче хезмәтенә соклану хисе, икмәккә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International