"Земляки Сабинского района - Саба якташлары" төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстанның иң яхшы якташлык җәмгыятьләре исемлегенә керде, аның президенты - Мәҗит Салихов! Кичә ТР муниципаль берәмлекләре Советында бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс 2017 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Быел приз фонды проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыру өчен 3,45 млн сум тәшкил итте.
Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Без бергәләп гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне һәм туган ягыбыз буыннары элемтәсен саклыйбыз!
