Мичән авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды.

2025 елның 19 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегенең административ бинасында Мичән авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды: 1. Мичән авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында. 2. Мичән авыл җирлеге башлыгын сайлау. 3. Мичән авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау. 4. Саба муниципаль районы Советына Мичән авыл җирлегеннән вәкил сайлау. 5.Мичән авыл җирлегенең даими комиссияләре турында. Яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгы сайланды. Депутатлар бертавыштан Гараев Айзат Әхмәтгали улын Мичән авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар. Ачык тавыш бирү юлы белән башлыкның урынбасары һәм вәкиле Хадиев И.Г сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International