Авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды.

2025 елның 19 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегенең административ бинасында Мишә авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларының беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды: 1. Мишә авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында. 2. Мишә авыл җирлеге башлыгын сайлау. 3. Мишә авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау. 4. Саба муниципаль районы Советына Мишә авыл җирлегеннән вәкил сайлау. 5.Мишә авыл җирлегенең даими комиссияләре турында. Яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллинны бертавыштан сайладылар. Ачык тавыш бирү юлы белән башлыкның урынбасары һәм вәкиле А.З. Сафин сайланды. яшерен тавыш бирү юлы белән бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссия төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International