Саба районы буенча икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасы торышын бәяләү чаралары
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Сатыш авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
1-2 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм генә түгел, ә шулай ук ата-аналарга безнең балаларга мәхәббәт һәм даими кайгырту һәм яклау кирәклеген искә төшерү. 1 июньдә Балачакның төп бәйрәме – Лесхоз мәдәният йорты территориясендә балаларны яклау көне шатлыклы, кыңгыраулы, җылы һәм матур итеп узды. Клуб хезмәткәрләре китапханәче белән бергә, әкият геройлары роленә әверелеп, бу бәйрәмне балаларга озак истә калдырырга, бәйрәм атмосферасы тудырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр, флеш-моб белән сөендерергә тырыштылар. Һәр бала бүләк алды, ә Чара ахырында һәркемгә тәм-томнар таратылды. Балалар тәҗрибә диңгезе алдылар, көне буе яхшы кәеф белән тулдылар!
31 майда Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"Лесхоз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты узды. Бу концерт һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тамашачыларга «Сертотмас үрдәк" татар халык әкиятенең кызыклы интерпретациясен тәкъдим иттеләр. Бу чын мәгънәсендә, көчле эмоцияләр һәм тәэсирләр белән тулы тамаша иде. Кечкенә артистлар биюдә, җырларда үз сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук тамашачыларны үзләренең якты костюмнары белән сөендерделәр! Ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре читтә калмадылар һәм тамашачыларны үзләренең якты иҗади номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук клуб фойесында балалар бакчасында тәрбияләнүче гаиләләрнең генеологик агачы күргәзмәсе оештырыла. Эшләр уникаль, һәркайсы үзенчә.
4 нче июнь көнне, Икшермә авылындагы "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды.
Мичән авыл жирлеге - Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Балалар бакчасының керү өлешләрендә кызу эш өсте.