"Ләйсән" балалар бакчасының отчет концерты

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

31 майда Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"Лесхоз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты узды. Бу концерт һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тамашачыларга «Сертотмас үрдәк" татар халык әкиятенең кызыклы интерпретациясен тәкъдим иттеләр. Бу чын мәгънәсендә, көчле эмоцияләр һәм тәэсирләр белән тулы тамаша иде. Кечкенә артистлар биюдә, җырларда үз сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук тамашачыларны үзләренең якты костюмнары белән сөендерделәр! Ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре читтә калмадылар һәм тамашачыларны үзләренең якты иҗади номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук клуб фойесында балалар бакчасында тәрбияләнүче гаиләләрнең генеологик агачы күргәзмәсе оештырыла. Эшләр уникаль, һәркайсы үзенчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International