Кичә (05.06.2024) "Кояшкай" лагере базасында "Яшьлек" профильле сменасында балалар ГТО нормаларын тапшырдылар.
Өстәл уены лото.
Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.
5 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар лото уены уйнадылар.
Балаларны яклау көненә багышланган интеллектуаль уеннар турниры
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «А.С. Пушкин - бөек рус шагыйре» дип исемләнгән кызыклы лекция үткәрделәр. А.С. Пушкин безне гомер буе озата бара. Бөек рус шагыйре белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә. Һәрберебез А.С. Пушкин әкиятләрен белә һәм ярата. Аның әсәрләре гаҗәеп хыялга, яхшылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә, юмор хисенә бай.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Саба районы буенча икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасы торышын бәяләү чаралары