Халыкара балаларны яклау көне-балачак бәйрәме. Гаилә елы, Балачак бәйрәме уңаеннан Саба Аренада интеллектуаль уеннар ярышы, 3 буын очрашуы үткәрелде. Әлеге бәйге өлкәннәрнең яратуы, күңел җылысы, балачак дөньясына матурлык, ямь өстәде. Бәйгедә 8 гаилә: Каримуллиннар (Рафаэль Котдусович, Артём, Камилла), Абдрахмановлар (Ринат Фатхриевич, Марат ,Саид) Абдрахмановалар (Роза Фаридовна, Чулпан, Зэйнэб), Валиуллинар (Назир Расимович, Тимергалиева Чэчкэ, Заринэ), Салимовлар (Ринат Владикович, Ильнар, Булат), Вахитовлар (Гаптрахман Габдульбарович, Раушан, Бахтияр), Абдуллиннар (Рифат Хатмуллович, Раида, Ибрахим), Мухаметовалар (Равия Рафгалиевна, Сиринэ, Сафия) көч сынаштылар. Ярышта җиңүчелэребез диплом, приз, медаль белән бүләкләнделәр. Балалар Бәйрәм уңаеннан татлы ризыклардан да кунак булдылар. Әлеге матур бәйге һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.