Безнең тәрбияләнүчеләр җәйне бик яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балаларга бәйрәм атмосферасы булдыру максатыннан 2 нче июнь көнне Балаларны яклау көне узды.
Балалар җырлар җырлады, күңелле уеннарда. Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү һәм балалар көлүен ишетү рәхәт иде.
Бу көнне балалар янына Җәүдәт Мәннән улы җитәкчелегендә «Инеш» фольклор-инструменталь ансамбле, «Тулган ай» фольклор ансамбленең көмеш волонтерлары, Саба муниципаль районы Ветераннар советы вәкилләре килде. Алар безне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Яхшы һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм күңелле үтте, барлык катнашучылар яхшы бәйрәм кәефе алды.