1-2 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.