4 нче июнь көнне, Икшермә авылындагы "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

4 нче июнь көнне, Икшермә авылындагы  "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды. Тантанада районыбыз җитәкчеләре, лагерьның хөрмәтле кунаклары- Саба муниципаль район башлыгы  Минниханов Рәис Нургали улы, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, "Кояшкай" лагеры җитәкчесе Мостафин Ирек Ильнур улы, Икшермә авыл  җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы, Икшермә кадет мәктәп- интернаты директоры Хидиятуллин Айрат Нурфаяз улы, "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Гомәрова Алисә Мәгъфүр кызы катнаштылар.  

Ачылышта отрядлар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. 

Алдагы көннәрдә балаларны кызыклы тамашалар,  бәйгеләр, спорт уеннары, ярышлар, кичке дискәтүкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International