1 нче июнь көнне безнең тәрбияләнүчеләр өчен Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган «Балачак дөньясы» дип исемләнгән уен программасы үткәрде.
Балачак-иң кайгысыз һәм бәхетле вакыт. Һәркем бу искиткеч яхшылык һәм могҗизалар вакытының мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели. Шуңа күрә балаларны яклау көне җәйнең башы белән туры килүенә гаҗәпләнәсе юк.
Чара башында балаларга җәй һәм балачак бәйрәме тарихы турында сөйләделәр. Командаларга бүленеп зирәклек һәм җитезлек буенча ярыштылар. Ярышларның барлык этапларында да балалар җиңүгә омтылдылар, сикерделәр, йөгерделәр, биеделәр.
Барысы да күңелле һәм уңай энергия дә алдылар, көне буена яхшы кәеф белән тулыландылар.