13 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында «өстәл теннисы Профессиональ лигасы чемпионаты» халыкара спорт ярышларының 3нче туры старт алды. Бу этапта 8 команда очраша һәм түгәрәк буенча уйный. Красноярск,Түбән Тагил,Пенза,Самара,Чиләбе, Уфа, Химки. Саба-Татарстанны Хайем Исмаилов, Павел Галантов, Гадел Вәлимөхәммәтов, Камил Вилданов, Илсаф Латыйпов, Раян Йосыпов тәкъдим итә. 2 тур нәтиҗәләре буенча 16 командадан безнең егетләр 7 нче позициядә.
Выкса шәһәрендә параллель рәвештә «С» югары лигасының хатын-кызлар туры уза, анда безнең «Саба-Татарстан» командасы Динара Исмаилова, Алиса Гайнуллина,Галина Гороховатченко, Динә Батыршина катнаша. Безнең кызлар 2 тур нәтиҗәләре буенча шулай ук 16 команда арасыннан 3 нче позициядә баралар. Марафонда темпны саклап калырга телибез.
Көчле кар һәм бураннардан соң Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә урамнарны кардан чистарту оештырыла. Эшне "Туган як"ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм кардан чистарту даими оештырыла.
"Яшь оста"төбәкара конкурсы укучыларын тантаналы бүләкләү
Профилактик чаралар, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Саба гимназиясендә дә хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан, төрле профилактик субъектлар белән укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. Төрле структуралар вәкилләре белән очрашулар оештырыла, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән фильмнар күрсәтелә.
12 февраль көнне Килдебәк авылында ирләр командалары ветераннары арасында (40+) мини-футбол үтте. Безнең "Тимершык-Шыңар" командасы "Явлаштау – Иштуган" командасына каршы уйнады. Көндәш команда көчле булуга карамастан, команда уенчылары җиңүгә чын ихтыяр көче, спорт көрәше һәм дуслык үрнәге күрсәттеләр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
12 февраль көнне Килдебәк авылында ирләр командалары ветераннары арасында (40+) мини-футбол үтте. Безнең "Тимершык-Шыңар" командасы "Явлаштау – Иштуган" командасына каршы уйнады. Көндәш команда көчле булуга карамастан, команда уенчылары җиңүгә чын ихтыяр көче, спорт көрәше һәм дуслык үрнәге күрсәттеләр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
«ИнКО» ҖЧҖ 2016 елда оешкан. Эшчәнлекнең төп төре-рафинирланмаган рапс мае сыгу, керамзит блоклар җитештерү. 2025 елда барлыгы 2 500 тонна рапс мае, 4 900 тонна рапс сыгынтысы, 368 000 данә керамзит блоклар җитештерелгән һәм сатылган. Рафинирланмаган рапс мае Татарстан чикләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә сатыла. Безнең җитештерү маен майлау-суыту чаралары (Камаз), көнкүреш химиясе (Нәфис Косметикс заводы), М12 автомагистрале өчен юл битум эмульсиясе («Битунова» ҖЧҖ) әзерләгәндә кулланалар.
Сак булыгыз, тубэдэн кар тошэ!
13 февраль көнне бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.