13 нче февральдә «ИнКО» ҖЧҖендә еллык йомгаклау җыелышы узды

2026 елның 13 феврале, җомга

«ИнКО» ҖЧҖ 2016 елда оешкан. Эшчәнлекнең төп төре-рафинирланмаган рапс мае сыгу, керамзит блоклар җитештерү. 2025 елда барлыгы 2 500 тонна рапс мае, 4 900 тонна рапс сыгынтысы, 368 000 данә керамзит блоклар җитештерелгән һәм сатылган. Рафинирланмаган рапс мае Татарстан чикләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә сатыла. Безнең җитештерү маен майлау-суыту чаралары (Камаз), көнкүреш химиясе (Нәфис Косметикс заводы), М12 автомагистрале өчен юл битум эмульсиясе («Битунова» ҖЧҖ) әзерләгәндә кулланалар.

     2024 ел белән чагыштырганда табыш 20% ка арткан һәм 296 млн.сум тәшкил итә. Салым йөкләмәләре һәм иминият кертемнәре буенча бурыч юк. Хезмәт җитештерүчәнлеге артты, моңа автоматлаштырылган җиһазлар кертү, хезмәт авырлыгын һәм киеренкелеген киметүгә юнәлдерелгән хезмәт шартларын яхшырту исәбенә ирешелә. Бу үз чиратында травматизмны киметүгә һәм үсешкә китерә.

     Җитештерүне модернизацияләү максатларында ашлык чистарту машиналары куелган. Бункер-дозаторга керамзит бирү өчен тасма транспортер куелган. Әзер продукцияне саклау өчен өстәмә савытлар куелды, склад төзелде. Офис бинасында ремонт тәмамланды. «ИнКО» ҖЧҖендә 28 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең  кызыксынуын арттыру максатларында стимуллаштыруның төрле ысуллары кулланыла: акчалата бүләкләүләр. Стажы 10 елга җиткән хезмәткәрләр өчен чит илгә бер атналык сәфәр өчен тулы күләмдә түләнә.

      Оешма район һәм авыл тормышында актив катнаша. «Чәчәкле Саба» район конкурсында беренче урынны һәм « иң яхшы Яңа ел бизәлеше» гранприсын яулады. Ел саен төрле күргәзмәләрдә катнаша. «ИнКО» ҖЧҖ Шәмәрдән авылында Сабантуй, 9 Май, Республика көне, Өлкәннәр көне, Яңа ел кебек төрле бәйрәмнәрне оештыруда хәйрия ярдәме күрсәтә. Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»программасында катнаша.
     2026 елга планнар :

1 – ашлык чистарту һәм киптерү җайланмаларын урнаштыру, шулай ук чимал саклау өчен 700 кв. м мәйданлы склад төзелешен тәмамлау.

 2 – якын-тирәдәге җир  алып, 1500 кв.м мәйданлы склад төзелешен башларга планлаштырабыз.

3 - көнбагыш мае җитештерү һәм майны рафинацияләү заводы төзү. Моның өчен җитештерү цехлары, склад биналары төзү, пресслау, рафинация өчен җиһазлар сатып алу зарур. бу, әлбәттә, күп кертемнәр, финанс чыгымнары таләп итә.

     Шулай ук коллективка мөрәҗәгать итәсем килә:

- производствода имгәнүләрне булдырмау максатыннан, куркынычсызлык техникасын үтәвегезне сорыйм. җитештерү җиһазларын, коралларны, чималны һәм материалларны дөрес файдаланырга;

 - индивидуаль яклау чараларыннан файдаланырга, технологияне дөрес куллану;

 - файдаланыла торган җиһазларның һәм инструментларның үз хезмәт функциясен үтәү чикләрендә төзеклеген күзәтергә, җиһазларның төзек булмавы турында вакытында хәбәр итәргә.

- хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга омтылу, чөнки  бу күрсәткеч хезмәт хакына да турыдан-туры йогынты ясый.

Бәяләп бетергесез хезмәтегез, коллективта бердәмлегегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Безнең коллектив һәрвакыт үзара аңлашу, хөрмәт һәм иҗади энергия белән тулы булсын. Бер-береңә хөрмәт һәм ярдәм булганда гына уңышка ирешеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International