13 февраль көнне бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.
Бу көнне тәрбиячеләр балаларны Крыловның тормыш юлы белән таныштырдылар, аның әдәбияттагы юлы һәм мәшһүр мәсәлләр авторы булып ничек танылуы турында сөйләделәр. Балалар өчен презентация күрсәтелде, ул балаларга Крылов яшәгән чорны яхшырак күзалларга һәм аның әсәрләренә иллюстрацияләрне күрергә ярдәм итте.
Балалар кызыксынып И.А. Крыловның мәсәлләрен укыдылар, аларның мәгънәсенә төшенделәр. Аларга аеруча "Чикерткә һәм Кырмыска" мәсәле ошады.
Дәрес иҗади остаханә белән тәмамланды: балалар үзләренең яраткан мәсәлләренә иллюстрацияләрне буяп, фантазияләрен эшләттеләр.
Әлеге чара балалар да рус әдәбиятына карата кызыксынуны үстерүгә, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итте.