Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлашкач, безнен приют ишегалды могҗизалар һәм шатлык атмосферасы белән тулган бәйрәм киңлегенә әверелде. Без территорияне якты гирляндалар һәм уникаль декоратив элементлар белән бизәдек. Приют ишегалдының төп бизәге булып әкият геройлары тора. Алар яраткан әкият һәм мультфильм герпойлары җанланып әйләнә-тирәдә бәйрәм кәефен дә тудыра.
Мондый бизәлеш балаларга якынлашып килүче бәйрәм сихерен тоярга, могңизалар дөньясына чумарга һәм көндәлек мәшәкатьләрне онытырга ярдәм итә.
«Алга Татарстан» » "Россиянең киләчәге" ФНТР (Россия Өстәл теннисы федерациясе) эгидасы астында 2025 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында өстәл теннисы үзәгендә 1 нче төбәк турниры узды. Анда Казан,Мамадыш,Алабуга,Кукмара,Балык Бистәсе һәм Сабадан 60 тан артык катнашучы катнашты. Урамда15 градуслы салкын, ә теннис үзәгендә кайнар көрәш бара.16 яшькә кадәрге кызлар арасында ялгыз разрядта Кукмара шәһәре вәкиле Элиза Буравова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга Саба кызы Динә Батыршина күтәрелде.Турнирның җиңүчесе шулай ук Кукмара шәһәре вәкиле Арина Буравова булды.Егетләр арасында өченче урынга Сабалы Әлфис Вәлиуллин күтәрелде.Икенче урынга Әмир Габидуллин (Кукмара). Җиңүче Сабалы Илсаф Латыйпов. Спортчылар, аларның ата-аналары,тренерлары ФНТРГА үсеш өчен тудырылган уңайлылыклары өчен рәхмәт белдерәләр.Үз чиратында тренерлар составы яшь теннисчыларның максималь үсешен раслый. "Алга Татарстан»
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы "2024 елда Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре арасында Рейтинг" республика конкурсына йомгак ясады. Безнең "Саба-Арена"спорт мәктәбе 2 нче урын Диплом белән бүләкләнде. Коллективны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа максатлар куярга һәм тагын да зуррак үрләрне яулауларын телибез!
Проект 2019нче елдан башланып 50 укучы катнашкан булса, бүгенге көндә 500 дән артык катнашучысы бар. Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, укуга җәлеп итү, китапка кызыксынуларын арттыру тора. Сентябрьдән алып Майга кадәр шәхси үзебезнең Саба китапханәсене вконтакте битендә атнага бер тапкыр билгеле бер темаларга биремнәр куела, һәм балалар аларга китаплардан җаваплар эзли һәм махсус “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып баралар. 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Җиңүнең 80 елы уңаеннан, төрле биремнәр бирелде.
21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк балалар китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Балалар,район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамаша карадылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Чара кече залда чыршы тирәли җыр, биюләр белән тәмамланды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылып, истәлек фотога төштеләр.
Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон Илья Светославовичтан бүләкләр
Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы
22 декабрь көнне «Гомер өчен рәхмәт» 5 нче ата-аналарга рәхмәт бәйрәме узды. Бәйрәмнең максаты: балаларны һәм яшүсмерләрне ата-аналарны хөрмәт итү рухында тәрбияләү, яшәү сәләте өчен рәхмәт хисе тәрбияләү, ата-ана-балалар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Әлеге бәйрәм кысаларында Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр открыткалар ясадылар һәм аларны әти-әниләренә бүләк иттеләр.
"Кышкы могҗизалар мозаикасы. Россия халыкларының яңа ел традицияләре"
20 декабрьдә Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Нард Федерациясе, «Сыйфат» ҖЧҖ генераль иганәчесе, «Саба тәрәзәләре» ҖЧҖ һәм «азык-төлек технологияләре» ҖЧҖ иганәчеләре ярдәмендә балалар арасында Озын нардлар буенча республика турниры узды! Турнирга 2014 елга кадәрге һәм 2015 елдан кечерәк яшь категориясендә 70 катнашучы килгән иде. Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов һәм турнирның баш хөкемдары Айнур Илнур улы Галиуллин сәламләде. Турнир башланыр алдыннан оештыручылар нард буенча тренер Равия Равгали кызы Кәримованы һәм Татарстан Республикасы балалар җыелма командасы әгъзасы Алсу Салихованы котладылар. Оештыручылар шулай ук балаларның нарда буенча өлкән тренеры һәм Татарстан җыелма командасы әгъзасы Мөхәммәтова Сирина Раил кызын узган Россия Кубогында көмеш медаль белән котладылар. Кече яшь категориясендә турнир 5 тур дәвамында һәм 3 очкога кадәр барды.
Нәтиҗәләр: 1 урын - Галимуллин Данияр, Байлар Сабасы;
2 урын - Вахитов Бәхтияр, Байлар Сабасы;
3 урын - Кәримуллина Сафия, Байлар Сабасы.
Зуррак яшь категориясендә уеннар шулай ук 5 тур дәвамында һәм 5 очкога кадәр барды:
1 урын - Камалдинов Айдар, Шәмәрдән бистәсе;
2 урын - Романов Артемий, Казан шәһәре;
3 урын-Салихова Алсу, Байлар Сабасы.
Шулай ук зур һәм кече яшь категорияләрендә җиңүчеләр арасында Алмаз Сәлимҗановтан эксклюзив нард тактасы өчен суперфинал үткәрелде. Бу бүләккә Айдар Камалдинов ия булды!
Ярышларның призерлары генераль иганәчеләрдән бүләкләр, атап әйткәндә, электрон планшетлар, акыллы колонкалар, Вт-колонкалар һәм Татарстан Республикасы нард Федерациясеннән уникаль кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук турнирда катнашучыларның барысы да ФНРТдан истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Турнирны оештыручылар барлык катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне узган турнир белән котлыйлар һәм барлык катнашучыларга, кунакларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәләр. Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтовка бик яхшы бина биргәне һәм безнең нарда ивентын оештыруда һәм үткәрүдә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
21 декабрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге яшьләре арасында Фиджитал - футбол (виртуаль һәм реаль футбол) буенча турнир узды. Турнирда 4 команда катнашты.
1 урын- Манчестер Сити;
2 урын- Реал Мадрид;
3 урын- Бавария;
4 урын- ПСЖ командасы алды.