Россия Герое очучы - космонавт Сергей Прокопьев призына бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары

2026 елның 13 феврале, җомга

2026 елның 9-12 февралендә Екатеринбург шәһәрендә Россия Герое очучы - космонавт Сергей Прокопьев призына бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды, анда Россиянең 22 төбәгеннән 439 спортчы катнашты. "Өч йолдыз"ярышлары рангы. Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм яхшы уеннар күрсәттеләр . 2 урын - Зәйниев Айназ - Исмәгыйлев Эмиль(Казан) 3 урын - Зәйниев Айназ 3 урын - Сафин Зиннәтулла 2 урын - Сафин Зиннәтулла -Хуҗин Илдан 2 урын - Сафин Зиннәтулла - Фәттахова Әмирә (Казан). Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез. Шулай ук, Саба районы житәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка, спортчыларга бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге биргәннәре өчен, балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International