19 нчы декабрь көнне, районыбызның күп кырлы спортчылары булган, Шарафеев Рөстәм Рәсүл улы һәм Абдуллин Айнур Айдар улы истәлегенә, районыбыз яшьүсмер егетләре арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге өчен ярышлар оештырылды.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Иске Мичән авылы зыяратларында өмәләр дәвам итә. Иске Мичән халкы бердәм итеп эшли дә, ял да итә белә. Хайруллин Солтан авылдашларын изге эш, зыярат җыештыру өмәсенә чакыру турында хәбәр биргәч, һәр гаиләдән кимендә бер кеше, көченнән килгәнчә ял көннәрендә эш кораллары белән зыяратны тәртипкә салырга җыелды. Монда һәр кешегә дә эш җитәрлек. Ботак, ауган агачларны бер урынга җыю, вак куакларны чабу, чергән агачларны чыгару эшләре башкарылды. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.
Эзмә мәктәбе волонтерлары хәйрия концертыннан җыелган гуманитар ярдәмне "Солдатка аш" штабына тапшырдылар. Әлеге изге эштә үз өлешләрен керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
13 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында, район күләмендә үтүче фествиваль кысаларында, Килдебәк авыл җирлегенең «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп» дип исемләнгән отчет концерты булды
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 20 декабрьдә 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 21 декабре
21 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая барган буран;
- тизлеге 15-18 м/с кадәр булган көчле җил (Казанда-15 м/с кадәр);
бозлавык;
төнлә һәм иртән томан;
- юлларда көчле бозлавык.
Спас муниципаль районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды. Саба муниципаль районын әлеге ярышларда "Саба мәктәп-интернаты" укучылары яклады. М. Н. Габтрахимов җитәкчелегендә безнең егетләр бик күп призлы урыннар яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр! Талантлы катнашучыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.
“Яшьлек” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә, район яшьләрен “Әрсез иҗат”ка чакырды.