2026 елның 10 нче февралендә җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2025 нчы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булып үтте. Хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, хезмәткәрләр һәм Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин. “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективы артык зур булмаса да (җәмгыяттә барлыгы 28 кеше эшли), мал саны һәм җитештергән продукция күләме буенча хуҗалык Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эреләрдән санала. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта кәҗә саны 3 792 баш исәпләнә. 2025 нче елда җитештерелгән тулаем продукция бәясе 67 млн 417 мең сум тәшкил итә. Хуҗалыкның төп юнәлеше кәҗә сөте җитештерү һәм нәселле кәҗәләр үрчетү булып тора. Еллык хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре 2025 нчы елдагы эшчәнлеккә анализ ясап, ирешкән уңышларга һәм хуҗалык эшчәнлегендә булган кимчелекләргә дә тукталдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Шайхулла улы “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм коллективның яшь, бердәм булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул хуҗалыкның җитештерү мөмкинлеге зур булуын ассызыклап, 2026 нче елда коллективка сөт җитештерү күләмен арттыру бурычын куйды. Җыелышның ахырында Гафур Шайхулла улы хуҗалыкта эшләүче Илнур Әскәров, Гөлчәчәк Бариева, Ләйсән Габсаттарова һәм Ландыш Гариповаларның тырыш хезмәтләрен билгеләп, аларга Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ә район АПК хезмәткәрләренең һөнәри берлеге комитеты рәисе Нигмәтҗанова Гөлназ Равил кызы хуҗалыкта гаиләләре белән эшләүче парларны бүләкләде.
Хуҗалык җитәкчелеге үз чиратында юбилейларын билгеләп үткән эшчеләрне бүләкләде.