ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

Спас муниципаль районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды. Саба муниципаль районын әлеге ярышларда "Саба мәктәп-интернаты" укучылары яклады. М. Н. Габтрахимов җитәкчелегендә безнең егетләр бик күп призлы урыннар яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр! Талантлы катнашучыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

“Яшьлек” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә, район яшьләрен “Әрсез иҗат”ка чакырды.

«Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

МБМБУ Сатыш "Кояшкай"  балалар бакчасында  тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә  сюжетлы-рольле уеннар" темасына районкүләм семинар  үтте. Семинарда театр эшчәнлеге, сюжетлы-рольле уеннар аша балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә багышланган татар, инглиз телендә чаралар күрсәтелде. Тәрбиячеләр  мәктәпәчә яштәге балаларның сөйләм телен үстерүдә нинди уеннар, алымнар кулланып эшләүләре буенча үзара тәҗрибә уртаклаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Ватан геройлары: Ватан хакына батырлык" –

"ОНИКС"мәгариф үзәгендә буыннар очрашуы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

18 декабрь көнне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Алинә Фирдинатовна Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең татар телле тәрбиячеләре арасында үткәрелүче "Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясендә катнашты. Ул анда "Фольклорның кече жанрлары ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү" дигән темага мастер - класс күрсәтте һәм 3 нче призлы урын алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда «Гипстан ясалган сувернирларга бизәк төшерү» дип аталган мастер-класс узды. Гипс - экологик чиста материал, олылар өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз. Бу шөгыль барышы процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үзенең эчке дөньяңны  ача. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы бизәкләр төшерү процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Мастер класста катнашучылар  үз куллары белән ясаган сувенирга ия булып, яхшы кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Олы Арташ авылында авыл территорияләрен комплекслы үстерү республика программасы буенча җәяүлеләр күперен ремонтлау төгәлләнгән. Эшне "Мелиорация"Саба ПМКсы ҖЧҖ сыйфатлы башкарды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International