"Чаңгы "Игенче" - 2026" ярышында катнашкан һәрбер хезмәткәребезгә бик зур рәхмәт!
Шулкадәр күңелле , матур итеп узып китте!Никадәр энергияле , тырыш хезмәткәрләребез бар бит безнең.
Махсус төшке аш вакытында, ике смена алышынган вакытта уздырылган әлеге чарада хөрмәтле сыер савучыларыбыз , терлекчеләребез, машина-трактор йөртүчеләребез һәм башка төр эш башкаручы эшчеләребезнең катнашуы аеруча күңелгә якын.
Дүртенче ел уздырылуы үзе бер дәрәҗә!
Искә төшерсәк, әле кайберләребез, бер тапкыр да чаңгыга баскан кешеләр түгел идек бит!
Шушы ярышны безнең хезмәткәрләр арасында уздыруны уйлап, башкарып чыгаручы, безгә этәргеч бирүче җитәкчебез Алмаз Зөфәр улына рәхмәтебез чиксез!
Бүләк , грамота, медальләр алу үзенә бер шатлык булса, катнашканга акчалата бүләк , чәй һәм пылау белән сыйлау үзе зур хөрмәт!