“Яшьлек” яшьләр үзәге, Эзмә авыл җирлеге спартакиадасында чаңгы ярышлары уздырды.
Ярышлар Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял итү паркындагы чаңгы юлында үтте. Һава торышы бераз “чеметеп” торуына карамастан, спортсменнар сынатмады. Ярышларда Саба районы территориясендә яшәгән 3-4 нче сыйныф укучыларыннан башлап һәркем катнаша алды.
Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйлфан улы Эхмәтов чаңгы спортын үз иткәннәрне сәламләп, ярышларны оештырган “Яшьлек” яшьләр үзәге коллективына, ярышларны оештыруда иганәче булган җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыятенә рәхмәтен белдерде. Җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов спортны үз иткәнегез, ярышларда һәрвакыт актив булуыгыз өчен рәхмәт, диде. “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаил улы Закиров чаңгы юлын хәвеф-хәтәрсез узып, бүгенге чараны матур гына үткәрергә язсын дигән теләкләрен җиткергәннән соң, ярышка старт бирелде. Көннең җиңелчә буранлап торуы чаңгычыларга комачаулык тудырмады, киресенчә җиңү теләген арттырды гына. Призлы урын алучыларга акчалата бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Спорт ярышлары дәвам итә. Чаңгы юлына басырга теләгән һәркемне ярышларда көтеп калабыз.