Профилактика-куркынычсызлык нигезе

2026 елның 13 феврале, җомга

Профилактик чаралар, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Саба гимназиясендә дә  хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан, төрле профилактик субъектлар белән укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. Төрле структуралар вәкилләре белән очрашулар оештырыла, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән фильмнар күрсәтелә. 12 нче февральдә прокурор ярдәмчесе И.И. Шәвәлиева һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч А. Р. Исхакова килеп,  укучыларга мошенниклар шалтыратса, үзеңне ничек тотарга, кибер куркынычсызлык кагыйдәләре турында, уенның барлык шартларын уйламыйча кабул итүнең  нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында сөйләделәр. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау темасына кагылдылар. Бу очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International